Бүген Саба муниципаль районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Экскурсия вакытында укучылар Россия Федерациясенең урман хуҗалыгы тарихы, Татарстан Республикасы урман комплексының торышы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында белделәр. Шулай ук Илгиз Зарипов балаларга урман янгыннарын сүндерү үзенчәлекләре һәм тармак һөнәрләре турында да сөйләде.
«Экскурсия мәгълүматка бай һәм мавыктыргыч булды, мин монда янә килер идем, – дип тәэсирләре белән уртаклашты укучы Зөлфинә Хәлилова. – Киләсе елда Татарстан Республикасында уздырыла торган табигать саклау акцияләрендә һичшиксез катнашачакмын».