Бүген Министрлыкта 2023 елның икенче яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу булды. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм һәм типик бозуларны аңлату максатында, видеоконференция режимында үткәрелде.
Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклар җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар һ.б. катнашты.
Чарада төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы карарына ярашлы рәвештә, быел юридик затларга карата планлы тикшерүләр үткәрелмәгән.
«Хокук бозуларны профилактикалауга басым ясалды. Барлыгы 4,9 меңнән артык профилактик чара үткәрелде, шул исәптән 3,4 мең мәгълүмат бирелде, 1,4 мең консультация үткәрелде, 77 мәҗбүри профилактик визит ясалды, 51 кисәтү белдерелде», – диде Айрат Әхмәров.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 206 контрольлек (күзәтчелек) чарасы үткәрелде, урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу буенча 75 очрак ачыкланды.
Утырыш ахырында Министрлыкның хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.