Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты буенча 12,7 тонна урман үсемлеге орлыгы әзерләнгән

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләүгә йомгак ясалды. Барлыгы 12,7 тонна орлык җыелган, шулардан нарат – 467 кг, чыршы – 231 кг, карагай – 15 кг, каен – 454 кг, юкә – 176 кг, корычагач – 1,4 тонна, имән – 10 тонна. Мондый эшләр Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Орлык җыю буенча лидерлар арасында республиканың Кәләй, Кайбыч, Буа һәм Минзәлә урман хуҗалыклары белгечләре бар.

«Быел орлык әзерләү планы 1,3 тоннага арттырып үтәлде, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Орлык материалын җыю урман участокларында һәм урман орлыкчылык объектларында алып барылды. Урманнарны торгызуның нәтиҗәлелеге турыдан-туры урман орлыгы чималының сыйфатына бәйле, шуңа күрә Татарстан Республикасында моңа аерым игътибар бирелә. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар алынды».

Исегезгә төшерәбез, орлык җыю «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 11,4 тонна орлык әзерләргә кирәк булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International