«Яшел армия» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Әгерҗе муниципаль районының «Сарсак-Умга лицее» МББУ укучылары өчен «Песнәкләр көне» экологик бәйрәменә багышланган айлык кысаларында дәрес үткәргәннәр. Чарага «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Алмаз Шәйхетдинов та кушылган.
Дәрес барышында Алмаз Шәйхетдинов һәм «Яшел армия» берләшмәсе әгъзалары балаларга Татарстан Республикасында кышлый торган кошлар турында сөйләгәннәр.
Шулай ук укучылар бәйрәмнең килеп чыгышы турында белгәннәр, кышлаучы кошларның рационын, кошларны тукландыру кагыйдәләрен өйрәнеп, «Песнәкләр көне» викторинасында катнашканнар.
Дәрестән соң «Җимлек ясап, кошларга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалган. Аеруча тырышлык күрсәткән укучылар «Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ грамоталары белән бүләкләнгәннәр.