Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск  муниципаль районының В.В.Карпов исемендәге лицеена караган «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Чара Волонтер көненә багышланган.

Дәрес барышында укучылар «волонтер» һәм «волонтерлык» төшенчәләре турында белгәннәр. Оксана Горбатенко аларга волонтерлык эшчәнлеге төрләре, волонтерларның Татарстан Республикасында экологияне яхшыртуга керткән өлеше, шулай ук уздырыла торган акцияләр турында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә Волонтер көне 5 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу Дата РФ Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге Указы белән билгеләнгән. Документ БМО Генераль Ассамблеясының 1985 елның 17 декабрендәге резолюциясенә ярашлы кабул ителгән, анда бу дата икътисадый һәм социаль үсеш хакына Халыкара волонтер көне дип игълан ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International