«Лесовичок» һәм «Желуди» берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасына кушылган

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында катнашучылар һәм 3 нче номерлы «Родничок» Чирмешән балалар бакчасының «Желуди» мәктәпкәчә урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасына кушылганнар.

Балалар бергәләп 136 кг макулатура җыйганнар һәм кабул итү пунктына тапшырганнар. Аннан алынган акчага Чирмешән районының Югары Чыйгтай авылында яшәүче, сөәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кыз өчен күчтәнәчләр сатып алынган. Активистларга «Чирмешән лицее» МББУ директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Шәйхетдинова һәм тәрбия буенча киңәшче Зөлфия Лотфуллина ярдәм иткән.

«Балалардан игътибар алган ханым бик гаҗәпләнде һәм рәхмәтле калды, – дип билгеләп үтте Зөлфия Лотфуллина. – Киләчәктә без мондый акцияләрдә катнашуны һәм Чирмешән лицеенда волонтерлык эшчәнлеген үстерүне дәвам итәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International