«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск районының «3 нче гимназия» МББУ укучылары өчен дәрес үткәргән

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова мәктәптә уздырыла торган табигый-фәнни дисциплиналар атналыгы кысаларында Зеленодольск районының «3 нче гимназия» МББУ укучылары өчен   дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Венера Ефременкова балаларга ТР Урманны саклау үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре, дәүләт урман патологиясе мониторингы һәм урманнарны яңадан торгызуга карата дәүләт мониторингы үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Моннан тыш, ул «Татар урман орлыкчылыгы станциясе» бүлеге эшенә тукталган, алар «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман утыртмалары үсми торган һәм урманнарны торгызуны таләп итүче җирләрне инвентаризациялиләр.

«Мәктәп укучылары өчен корткычлар, Татарстан Республикасы урманнары авырулары һәм алар белән көрәшү ысуллары темасы кызыклы булды, – дип шәрехләде Венера Ефременкова. – Укучылар белән бергә без урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына тискәре йогынты ясый торган төп факторлар турында да фикер алыштык».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International