Пензада Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны саклау һәм үрчетү чараларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Пенза шәһәрендә Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары белән Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны саклау һәм яңадан үрчетү чараларын үтәү мәсьәләләре буенча пленар утырыш узды. Киңәшмә эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Утырышта катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе Николай Симонов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы урынбасары – урманнарны янгыннан саклауны оештыру бүлеге башлыгы Михаил Рыморев сәламләделәр.

Чара барышында урманнарда янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләре, урманнарны яңадан үрчетү, «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үстерү, санитар-сәламәтләндерү чаралары, урман корткычлары урыннарын бетерү чаралары, ябык тамыр системалы утырту материалы белән урман культуралары булдыру, урман тармагы белгечләренең квалификациясен күтәрү, пилотсыз очу аппаратларын куллану мәсьәләләре каралды, шулай ук 2024 елга бурычлар билгеләнде.

Иртәгә, 8 декабрьдә, киңәшмәдә катнашучылар Белинск урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен бәяләр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International