Буа урманчылыгы белгечләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясендә катнашканнар

2023 елның 8 декабре, җомга

Буа районының Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ырынгы», Чүпрәле районы Шылангы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман аланы» һәм Апас районы Табар Черкене урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дубравушка»  урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясенә кушылган. Акция кысаларында укучылар мәктәп яны территорияләрендә кош җимлекләре элеп чыкканнар.

Мәктәп укучыларына «Буа урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре – Буа кишәрлеге урманчысы Илнур Хәертдинов, Чүпрәле кишәрлеге урманчысы Сәгыйть Мәхмүтов һәм Төбәк Черкене кишәрлеге урманчысы Рафис Хәйретдинов ярдәм иткән.

Моннан тыш, урман тармагы белгечләре балаларга кошларның санын һәм төрләрен саклауның мөһимлеге, аларның табигатьтәге роле, шулай ук кошларны тукландыру кагыйдәләре турында да сөйләп узганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International