Идел буе дәүләт технология университеты базасында (Марий-Эл) урман техникумнары, колледжлары һәм вузларының “Күпьяклы урман ярышлары” (“Лесное многоборье”) традицион Бөтенроссия ярышлары булып узды. Аларга илнең Хабаровскидан алып Архангельскига кадәр булган төрле почмакларыннан 16 команда, барлыгы йөздән артык катнашучы җыелды.
Ярышларда катнашучылар уку чорында алган белем һәм осталыкларын күрсәтеп, үзенчәлекле практик имтихан бирделәр. Урман массивында командаларга агач кисүдә, участокны таксацияләүдә, урман культуралары үсентеләрен утыртуда, урманны фитопатологик тикшерүдә, урман янгынын сүндерүдә үз осталыкларын күрсәтү өчен мәйданнар бүлеп бирелгән иде. Заманча һәм куәтле агач әзерләү машинасы – форвадерда эшләп күрсәтү этабы бигрәк тә тамашалы булды. Бу этапта I урынны Лубян колледжының III курс студенты Гадел Гаделшин яулады.
Команда ярышларында Лубян урман-техник колледжы студентлары өченче урынны алды, ә ярышның кайбер этапларында яхшырак нәтиҗәләр дә күрсәтте. Ярышлардан команда призлар – техникум өчен плазмалы телевизор, планшетниклар һәм заманча фотоаппаратлар алып кайтты.