«Тәтеш урманчылыгы» дәүләт учреждениесенең Тархан кишәрлеге мастеры Егор Романов «Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында укучылар Татарстан урман комплексының тарихы һәм бүгенге торышы, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында белгәннәр.
Моннан тыш, Егор Романов балаларны төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлык җыю үзенчәлекләре, аларны саклау һәм чәчү технологияләре белән дә таныштырган. Шулай ук ел саен үткәрелә торган табигатьне саклау акцияләренә дә аерым игътибар бирелгән.
«Укучылар Татарстан Республикасында үткәрелә торган табигать саклау акцияләре турында бик теләп тыңладылар. Без «Урманны саклыйк» акциясе нәтиҗәләре турында сөйләштек, алар күп сораулар бирделәр, – дип билгеләп үтте Егор Романов. – Балалар киләсе елның язында узачак «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылырга вәгъдә иттеләр».