Бүген Министрлыкта финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2023 елга җиткерелгән еллык дәүләт йөкләмәсе эшләренең күләме тулы күләмдә башкарылган. Башкарылган эшләр актлары финанс, бухгалтерлык исәп-хисабы һәм контроль бүлегенә тапшырылган.
Утырышка йомгак ясап, Равил Кузюров бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләү һәм түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Ел ахырына якынлаша, шуңа күрә барлык учреждениеләр җитәкчеләреннән салым бурычын түләүне контрольдә тотуларын һәм план буенча билгеләнгән күрсәткечләрне үтәүләрен сорыйм», – диде ул.