Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко «Урман мәктәбе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко  Зеленодольск муниципаль районының Советлар Союзы Герое Н.А.Катин исемендәге 17 номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман мәктәбе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы эшчәнлеге юнәлешләре һәм дәүләт урман инспекторлары тарафыннан «Чыршы» оператив-профилактик чарасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләгән.

«Моннан тыш, без урманнарны антропоген йогынтыдан саклау ысуллары, шулай ук урман экологиясе һәм урман экосистемасына йогынты ясый торган факторлар турында сөйләштек, – дип уртаклашты урман куллану буенча инженер Оксана Горбатенко. – «Урман мәктәбе» берләшмәсе активистлары экология мәсьәләләрендә кызыксынучанлыклары һәм җаваплы карашлары белән аерылып торалар, алар табигатьне саклау акцияләрендә даими катнашалар». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International