Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионаты хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Казан Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән эшче һөнәрләр буенча ярышлар актив үсеш алды. Аларга карата кызыксыну дәрәҗәсе һәм катнашучылар саны арта.
«Татарстан традицион рәвештә һөнәри осталык буенча ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу ел да искәрмә түгел. «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында республика җыелма командасының 113 катнашучысы арасыннан 80 кеше медаль яулаган, шуларның 26сы – алтын. Әфәрин! Сез – чиксез сәләтләр, үҗәтлек һәм талант үрнәге», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның инде 4 ел рәттән хәрәкәттә алдынгы урыннарны саклап калуын, илдә 2 нче позициядә торуын билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «Абилимпикс»ны үстерү – ведомствоара зур эш, анда 80нән артык партнер-предприятие һәм берничә министрлык катнаша. «Бу юнәлештә уртак эшне дәвам итү, сәламәтлеге чикле булган кешеләргә хезмәт базарында ихтыяҗ булган профессионаллар булып үсү мөмкинлеген тәэмин итү мөһим», – дип белдерде ул.
Агымдагы елда һөнәри осталык буенча «Профессионалы» яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте старт алды, ул «WorldSkills»та республика туплаган тәҗрибәне исәпкә ала. Әлеге хәрәкәт кысаларында Татарстан җыелма командасы барлыгы 148 медаль яулаган.
«Сезнең һәр медалегез – газиз республиканың уңышы. Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә системалы эшләмичә, сезне, сезнең экспертларны һәм тренерларны тулысынча җәлеп итмичә, күпсанлы күнегүләрсез, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренең ярдәменнән башка ирешеп булмый», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, һөнәри осталык буенча ярышларда яуланган һәр җиңү – булачак эш бирүчеләр алдында өстәмә плюс, ә югары нәтиҗәләр – бәхәссез өстенлек. «Абилимпикс» һәм «Профессионаллар»ның барлык чемпионнарын һәм призерларын югары нәтиҗәләр белән котлыйм. Бүген сез эш бирүчене эзләргә тиеш түгел, ә ул – сезне. Моңа омтылырга кирәк. Республика алга таба да чемпионат хәрәкәтләренә ярдәм итәчәк, аларның югары стандартларын мәгариф практикасына кертәчәк», – дип өстәде республика Рәисе.
РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов ассызыклаганча, Татарстан һөнәри компетенцияләрне үстерү буенча зур эш алып бара. Ул шулай ук эшче һөнәрләренең әһәмиятен һәм абруен арттыру «Мәгариф» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын да билгеләп үтте.
Ярышларда катнашучылар, аларның тренерлары һәм экспертлары республика җитәкчелегенә хәрәкәткә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә омтылачакларына ышандырдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашуда Лубян урман-техник көллиятенең 4 нче курс студенты Амаль Мингалимов катнашкан. Быел ул һөнәри осталык буенча «Урман аударучы» компетенциясе буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында – беренче урынны, «Иң яхшы урман аударучы – 2023» исеменә һөнәри осталык конкурсында икенче урынны яулаган ( Йошкар-Ола). Шулай ук Амаль Мингалимов «Урман аударучы» компетенциясе буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабы ярышларында да икенче урынга лаек булган ( Хабаровск).
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды