Бүген Россиядә «Зеленый Зачет» экологик белем дәрәҗәсен бәяләү конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар булып «Компас» экологик инициативаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты һ.б. тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурсны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Зеленый Зачет» – экологик белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән экологик-агарту проекты.
Тестларда 8-11 сыйныф укучылары, югары уку йортларының һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 1-2 курс студентлары катнаша ала.
Конкурс кысаларында катнашучыларга 26 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Нәтиҗәләр 2023 елның 29 декабрендә игълан ителәчәк.
Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табып була: https://зеленыйзачет.рф.