ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Анда Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм аның карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чараны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «Россиядә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар системасы гамәлгә ашырыла, коррупциягә каршы законнарны камилләштерү буенча эш алып барыла, – диде ул. – Мондый эшне Министрлык та башкара, шул исәптән коррупциягә каршы пропаганда, юридик белем бирү һәм урман тармагында коррупциягә карата түземсезлек атмосферасы булдырыла».

Тыңлаучылар алдында Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник һәм Коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре советы рәисе, фәнни-тикшеренү эшләре һәм төбәкләр белән элемтәләр буенча проректор, «ТИПКА» ӨҺБ ФДБМУ профессоры Сергей Алексеев лекцияләр белән чыгыш ясады.

 Ольга Мельник коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнардагы төп үзгәрешләр һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда җибәрелә торган төп хаталар турында сөйләде.

«Иң еш очрый торган хаталарның берсе – кыйммәтле кәгазьләр сатудан кергән керемнәрне дөрес күрсәтмәү. Әйтик, дәүләт граждан хезмәткәре 100 мең сумлык кыйммәтле кәгазьләр сатып алган һәм аларны 110 мең сумга саткан, ди. Бу очракта керем 10 мең сум түгел, ә бөтен сумма, ягъни 110 мең сум булачак», – дип билгеләп үтте ул.

Сергей Алексеев катнашучыларны «мәнфәгатьләр каршылыгы» төшенчәсе, аның төрләре, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу һәм җайга салуның төп чаралары һ.б. белән таныштырды.

«Мәнфәгатьләр каршылыгы оештырылган да, шәхси дә булырга мөмкин, – дип ассызыклады ул.  – Мәнфәгатьләр каршылыгының бер ягы булган зат, 273-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясына ярашлы рәвештә, аны булдырмау һәм аның барлыкка килүе турында яллаучы вәкиленә хәбәр итү буенча чаралар күрергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү һәм аңа каршы көрәш буенча чаралар комплексын эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International