Татарстан Республикасында 2023 елда 1761 гектар мәйданда урман культуралары кыйммәтле агачлар категориясенә күчерелде

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында урман культуралары һәм утырту материалы инвентаризацияләнде, бу эш барышында 1761 гектар мәйданда урман культуралары кыйммәтле агачлар категориясенә күчерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне башкару «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

«Урман культураларын кыйммәтле агачлар категориясенә күчерү урманнарны ясалма торгызуның мөһим этабы булып тора һәм урман культураларын һәм утырту материалын ел саен инвентаризацияләгәндә башкарыла. Моңа кадәр масштаблы эш – орлык җыю, чәчүлекләрне үстерү һәм утырту, агротехник карау эшләре башкарыла», – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.

«Яшь агачларны кыйммәтле агачлар категориясенә кертү сыйфатлы агачларда иң уңышлы урман утыртмаларын формалаштыру өчен нигез булып тора. Бу категориягә билгеле бер таләпләргә җавап бирүче урман культуралары күчерелә, – дип өстәде Тимур Галиев. – Агачларның сыйфаты бер гектардагы агачлар саны, аларның биеклеге һәм тулаем торышы буенча бәяләнә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International