Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы  мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, кампания бөтен янгын куркынычы чоры дәвамында Россия Федерациясенең барлык субъектларында да узды. Аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында быел авыл җирлекләрендә 3,3 мең лекция, әңгәмәләр уздырылган һәм халык җыеннарында чыгышлар ясалган, республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 210 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы тематикасына 794 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 15 мең листовка, белешмәлекләр һәм брошюралар таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International