ТР Әгерҗе муниципаль районының Әгерҗе шәһәрендә 1 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясендә катнашканнар. Мәктәп укучыларына «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Алмаз Шәйхетдинов ярдәм иткән.
Акция кысаларында балалар «Орешник» шәһәр паркы территориясендә җимлекләр элеп чыкканнар. Шулай ук Алмаз Шәйхетдинов балалар өчен «Сорау-җавап» форматында интеллектуаль уен да үткәргән.
Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.