Тәтеш урманчылыгы белгечләре Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргәннәр

2023 елның 15 декабре, җомга

ТР Тәтеш муниципаль районы «Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманга сакчыл мөнәсәбәт» дәресендә катнашканнар. Аны ТР «Тәтеш урманчылыгы» белгечләре – кишәрлек урманчысы Дмитрий Тойкин һәм урман мастеры Андрей Сумбаев үткәргән.

Дәрес барышында Андрей Сумбаев һәм Дмитрий Тойкин мәктәп укучыларына Татарстанның урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искә төшерелгән.

«Лесовичок» берләшмәсе әгъзалары урманнарны саклау һәм үрчетү буенча төрле чараларда актив катнашалар, – дип билгеләп үтте Дмитрий Тойкин. – Алар агачлар утырта, чүпләрне җыештыралар, җимлекләр эләләр, шулай ук табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында мәгърифәтчелек акцияләрен үткәрәләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International