Бүген Мәскәүдә ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләре нәтиҗәләре буенча төбәкләрне һәм волонтерларны бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, «Урман волонтерлары» хәрәкәте рәисе, «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Ольга Степченко, урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, волонтерлар, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Татарстан Республикасы да җиңүчеләрнең берсе дип танылды. «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында Татарстан «Иң нәтиҗәле һәм актив төбәк» номинациясендә җиңде. Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге иҗтимагый әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга, «Урман волонтерлары» хәрәкәтен үстерүгә һәм «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә актив катнашуга керткән өлеше өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Рәхмәте белән билгеләп үтелде. Бүләкләрне министрга Иван Советников һәм Ольга Степченко тапшырды.
«Эшчәнлегебезне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт. Без киләчәктә дә «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләрен оештыруга аерым игътибар бирүне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе йомгаклары буенча 380 гектар мәйданда 1,2 млн. данә үсенте утыртылды. Акциягә 25 мең кеше кушылган.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе барышында 600 гектар мәйданда 2 млн. данә үсенте утыртылды. Акциядә 20 мең кеше катнашкан.