Мамадышта агач эшкәртү тергезелә

2013 елның 20 сентябре, җомга

“Мамадышлес” дәүләти бюджет оешмасында янгыннан соң яңадан агач эшкәртү цехы ачылды. Моңарчы буш торган цех Норма участок урманчылыгында урнашкан. Цехны ачуда катнашкан Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов: “Зур вакыйга түгел дә кебек, ләкин без бу цех белән бистәнең яңарышын бәйләп карыйбыз. Әлегә монда бер автоматлаштырылган пилорама линиясе эшләячәк, ә планда – шундый цехларны бүтән участок урманчылыкларында да ачу, киптергеч төзү, буралар бурау оештыру. Агач әзерләү өчен исә харвестер һәм форвадер сатып алыначак.” – дип белдерде.

“Мамадышлес” директоры Илдус Мөхәммәтшинның әйтүенчә, җитештерү Мамадыш урманчылыгының җитәрлек чимал ресурслары зонасында урнашкан, транспорт коммуникацияләре дә яхшы, чималны һәм әзер продукцияне очсыз хакка ташырга мөмкин. Эш ике сменада оештырылган. Монда такта, брикет, авыл җире өчен кирәкле бүтән продукция чыгарылачак.

Цех ачылуның социаль әһәмияте дә бар – урман бистәсендә яшәүчеләргә яңа эш урыннары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International