Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техник көллиятендә укучы төркемнәрдә хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары узган. Чара ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында уздырылган.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 41 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 22 нче икътисад төркеме, өченчедә – 23 нче бакча-парк төркеме.
«Волейбол – безнең көллият студентларының яраткан спорт төрләренең берсе, – дип сөйләде көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Без даими рәвештә студентлар өчен спорт ярышлары оештырабыз, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз һәм укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга омтылабыз. Лубян урман-техник көллиятендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган: спорт залы, стадион бар».
Элегрәк спартакиада кысаларында Лубян урман-техник көллиятендә мини-футбол, өстәл теннисы, баскетбол һ.б. буенча ярышлар уздырылган.