Минзәлә урманчылыгының урман остасы Сергей Романов «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

ТР Мөслим муниципаль районы «Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманга сакчыл мөнәсәбәт» дәресендә катнашканнар. Дәресне Минзәлә урманчылыгының Усы кишәрлегендә урман остасы Сергей Романов үткәргән.

Дәрес барышында Сергей Романов  балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгән. Моннан тыш, укучылар урманнарда санитария һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белгәннәр.

«Березка» берләшмәсендә катнашучы балалар күп кенә сорауларын да биргәннәр. Шулай ук «урман остасы» һөнәренең үзенчәлекләре,  урманның һәм табигатьнең кеше тормышындагы әһәмияте дә каралган.

Дәрес азагында мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясалган һәм 2024 елга бурычлар тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International