Татарстан урман үстерүчеләренә һөнәри бәйрәм бүләкләре

2013 елның 21 сентябре, шимбә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Урманчыларны, бөтен гомерен урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышлаучыларны котларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та килгән иде. Ул дәүләт бүләкләре – “Татарстан Республикасының атказанган урман үстерүчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” дәрәҗәләре, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамоталары тапшырды.

ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: “Татарстан инновацион үсеш юлыннан бара. Бу урман хуҗалыгына да кагыла. Республика җитәкчелеге урман тармагы эффектлы һәм сыйфатлы үссен өчен практик ярдәм күрсәтә, мөмкин булганның барысын да эшли. Шундый ярдәм аркасында Татарстанның урман хуҗалыгы Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны биләп тора.” – дип белдерде. Урман хуҗалыгы ветераннарына, урманнарны саклаучы, яңа урманнар һәм яшь буын урманчылар үстерүче хезмәтчәннәргә рәхмәтләр әйтте. Республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә министрлыкның бүләкләрен тапшырды.

Тантана өлешеннән соң И.Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International