«Рябинушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр эшкә йомгак ясап, 2024 елга бурычлар турында фикер алышканнар

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

ТР Мөслим муниципаль районының Күбәк урта мәктәбендә «Рябинушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләрнең җыелышы булып узган. Чарага Минзәлә урманчылыгының урман остасы Минзәлиф Шәңгәрәев кушылган.

Җыелышта мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясалган һәм 2024 елга бурычлар тикшерелгән.

Быел укучылар «Макулатура биреп, агачны коткар», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» акцияләрендә катнашканнар.

Киләсе елның беренче кварталында балалар юниорларның «Үсенте» Бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабында катнашырга, Халыкара урманнар көненә багышланган чараны, урманда тематик экскурсияләр һәм экологик тематикага лекцияләр үткәрергә планлаштыралар.

«Рябинушка» берләшмәсе әгъзалары мине карарлар кабул итүдә мөстәкыйльлеге һәм команда эше белән сөендерде, – дип уртаклашты Минзәлиф Шәңгәрәев. – Алар һәртөрле чараларда даими катнашалар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International