Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында Тимерхан Габделхаков истәлегенә багышланган чара узды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Балык Бистәсе муниципаль районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы авылында Тимерхан Габделхаков истәлегенә багышланган чара узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин, урманчылыклар җитәкчеләре-урманчылары, урман хуҗалыклары директорлары һәм урман тармагы ветераннары катнашты.  

Габделхаков Тимерхан Габделхак улы (19.12.1928-02.04.1989) 34 ел дәвамында Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгын җитәкли.  Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгының җитештерү базасы булдырыла, вак товарлыклы агач материалын, агач кисү һәм агач эшкәртү калдыкларын рациональ файдалану гамәлгә ашырыла.  Урманнарны саклау һәм яңадан үрчетү, аларның яклау функцияләрен көчәйтү һәм продуктивлыкны арттыру чаралары үткәрелә.  Шулай ук ул тармак белгечләренең кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм хезмәт шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирә.

Нәтиҗәле хезмәт елларында ул «Татарстан АССРның Атказанган урманчысы» (1970), РСФСРның Атказанган урманчысы» (1987) исеменә лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International