Татарстан Республикасында 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек башланды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында – урманчылыкларда урман янгыннарын сүндерү планнары эшләнде. Аларда урманнар, урман янгыннары формированиеләре, янгын техникасы һәм җиһазлар саны һ.б. турында мәгълүматлар күрсәтелгән. Алар нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы формалаштырылачак. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылган.
Урман янгыннарын сүндерү буенча II һәм III типтагы станцияләрдә урман янгынын сүндерү техникасы һәм янгынга каршы җиһазлар кышкы саклауга куеп бетерелгән, инвентарь, кораллар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү эшчәнлеген тәэмин итүнең башка чаралары инвентаризацияләнгән.
«Киләсе елда халык арасында актив агитация-аңлату эше башланачак. Шул исәптән авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урман тармагы белгечләре чыгышлар ясаячак, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Чөнки янгын куркынычы сезонына алдан әзерләнү һәм сыйфатлы әзерлек кенә урман янгыннары куркынычын киметергә мөмкин».