«Табигатьне бергә саклыйк» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

«Табигатьне бергә саклыйк» балалар иҗаты конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс «Табигать һәм без» республика экологик фестивале кысаларында үткәрелә. Чараны Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ оештыра.

Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләренең 2-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс эшләрен ике номинациядә тапшырырга мөмкин: «Плакат» һәм «Техниканың тере прототиплары» темасына рәсем».

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук «Табигать һәм без» фестивален ачу тантанасына чакыру көтә.

Заявка кампаниясе 2024 елның 15 гыйнварына кадәр барачак.

Конкурс шартлары турында тулырак монда белеп була: https://vk.com/wall-211695621_857.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International