Бүген Министрлыкта «2023 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырыш Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров һәм Министрлыкның мобилизация эше һәм дәүләт серен саклау буенча белгече Самат Арипов чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2023 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү турында сөйләде. Урманнарны торгызу эшләре 3,6 мең га мәйданда башкарылган, базислы урман питомникларында 23 га мәйданда орлыклар чәчелгән. Шулай ук ел дәвамында 12,8 тонна урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 34 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
Урманнарны саклау максатыннан 53 мең гектар мәйданда зарарлы организмнарны юк итү яки бастыру буенча чаралар һәм 5,2 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын нефть белән эшкәртү эшләре башкарылган.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында 4,9 мең профилактик чара, контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 206 контроль (күзәтчелек) чарасы үткәрелгән.
«Цифрлы трансформация планы нигезендә, быел республикада Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турындагы мәгълүматларның цифрлы базасындагы мәгълүматларны эшләп бетерү һәм төзәтү эшләре алып барылды. Шулай ук без Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшли башладык, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Моннан тыш, Министрлыкның һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең компьютер паркын яңартуны тәэмин итү өчен кирәкле процедуралар да үтәлде. Киләсе елның 1 кварталына 370 компьютер һәм 40 ноутбук тапшыру планлаштырыла».
Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәтне саклау, агач әзерләү һәм сату, техника паркын нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2022 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.
Самат Арипов катнашучыларга мобилизацион әзерлек, хәрби исәпкә алу һәм запаста булган гражданнарны Министрлыкта һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә броньга кую буенча уздырылган чаралар турында хәбәр итте.
Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясен яхшырту, урманнарда янгын куркынычы сызонына әзерлек, урман тармагын цифрлаштыру, документлар рәсмиләштерү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Киләсе елда махсус җайланмалар кулланып, базислы урман питомникларында чәчүлекләргә системалы рәвештә су сиптерүне оештыруны күздә тотарга кирәк. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында уңай мисал бар», – диде министр.
«Гомумән алганда, 2023 ел уңышлы булды, куелган барлык бурычлар үтәлде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Мин сезнең һәрберегезгә нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Киләсе елда тизлекләрне киметмәвегезне үтенәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба уңышлар телим».