УК ФДМС мобиль кушымтасында урман хуҗалыгы чараларын фотога төшерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Микки мәгълүматларына караганда, кушымта урман хуҗалыгы эшләрен башкару урыныннан фотографияләрне бердәм документка җыя. Төшерү датасы һәм урыны турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә урманнан файдаланучының шәхси кабинетына тапшырыла, аларны үзгәртү мөмкин түгел.
Фотофиксацияне интернетка кермичә генә дә эшләп була, әмма биремне кабул итеп, нәтиҗәләрне бары тик интернетка тоташтыру очрагында гына ясап була.
Урман хуҗалыгы чаралары нәтиҗәләре буенча система кушымтасы аша фотоматериаллар тапшыру 2025 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри булачак.