«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ясминә Абдуллина «Экология – балалар карашы» илкүләм проекты» конкурсында призер булган

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Экология – балалар карашы» илкүләм проекты» республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурста 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округыннан 526 бала катнашкан. Алар үзләренең эшләрен түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим иткәннәр: «Су – тормыш чыганагы»​, «Бөек анакай – Идел»​, «Татарстанның яшел йөрәге»​, «Без – чиста Татарстан өчен», «Эко-утилизация»​ һәм «Чиста ярлар»​.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ясминә Абдуллина призерлар арасына эләккән. «Татарстанның яшел йөрәге» номинациясендә ул 3 нче урынны яулаган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International