Татарстаннан килгән студентлар «Эшкәртү» бердәм гамәлләр көнендә катнаша ала

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Экологик яшәү рәвеше белән мавыккан Татарстан Республикасы студентлары «Эшкәртү» бердәм гамәлләр көнендә катнашуга чакырыла.  Чара «Безнең белән арала» программасы кысаларында уздырыла.

Конкурста катнашу өчен студентларга 10 һәм аннан да күбрәк кешедән торган команда җыярга кирәк.

Үткәрелә торган чараның форматы бер көнлек һәм озак вакытка исәпләнгән. Бер көнлек акция кысаларында студентлар уку йорты территориясендә җыелган калдыкларны аерым кабул итүне оештыра торган чара үткәрәләр. Тагын да озынрак формат – икенчел чимал кабул итүнең вакытлы пункты, аны акциядә катнашучылар уку йортында урнаштыра.

Нәтиҗәләр 2023 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә.  Тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://greenuniversity.ru/pererabotka/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International