ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда урман үсентеләрен урман патологиясенә тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Әйтик, урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматларына караганда, барлыгы 39,6 мең га мәйданда үсемлекләр тикшерелгән. Эшләр республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре тарафыннан үткәрелгән.
Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.