«Зәй урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар. Әйтик, кишәрлек урманчысы Илсур Мөбарәкшин Зәй районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган, Түбән Кама районының урман мастеры Михаил Кондаков – Түбән Кама районының Ялантау урта гомуми белем бирү мәктәбендә, урман мастеры Рафис Сафин Түбән Кама районының Кармалы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган.
Очрашу барышында белгечләр укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, урман профилендәге һөнәрләр һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгәннәр.
Шулай ук укучылар Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары турында да белгәннәр.