Кама урманчылыгы хезмәткәрләре «Урман сакчылары» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре өчен дәрес үткәргән

2023 елның 22 декабре, җомга

Балык Бистәсе районы «Урахчы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Урман сакчылары» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре «Урман гүзәлен саклыйк» тематик дәресендә катнашканнар. Балалар өчен дәресне «Кама урманчылыгы» ДКУ урман мастерлары Алмаз Гәрәев, Кыяметдин Ситдыйков һәм Илшат Зәйнуллин үткәргән.

Дәрес барышында белгечләр мәктәп укучыларына «Кама урманчылыгы» ДКУ эшчәнлек юнәлешләре, дәүләт урман инспекторлары тарафыннан «Чыршы» оператив-профилактик чарасы кысаларында алып барыла торган эшчәнлек турында сөйләгәннәр.

«Балалар игътибар белән тыңлап кына калмадылар, күп сораулар да бирделәр, – дип билгеләп үтте Алмаз Гәрәев.  – «Чыршы» операциясе алар өчен иң кызыклысы булып тоелды. Без бергәләп чыршы һәм наратны саклап калу мөмкинлекләре турында сөйләштек.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International