Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицее базасында Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II Республика икътисадый укулары булып узган.
Конференция эшендә 45 кеше, шул исәптән Лубян урман-техник көллиятенең 33 нче бакча-парк төркеме студенты Олимпиада Иванова катнашкан. Катнашучылар үз эшләрен «Икътисад фәненә беренче адымнарым», «Минем стартап» һәм «Минем педагогик табышларым» юнәлешләре буенча тәкъдим иткәннәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Олимпиада Иванова «Проектның югары теоретик нәтиҗәләре өчен» номинациясендә җиңүче булган.
Котлыйбыз!