Минзәлә урманчылыгы Калинин кишәрлеге мастеры Ленар Фатыйхов Әтәс гомуми белем бирү мәктәбенең «Осинушка» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре өчен дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Ленар Фатыйхов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм дәүләт урман инспекторлары тарафыннан «Чыршы» оператив-профилактик чарасы кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләгән.
Шулай ук 2024 елга эш планы турында да фикер алышканнар. Яз көне укучылар «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» акцияләренә кушылыр дип көтелә.