Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Юрий Владимирович Краснобаев вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мәңгелек югалту ачысын сезнең белән бергә бүлешәбез. Юрий Владимирович якты, игелекле һәм ярдәмчел кеше, үз эшенең чын профессионалы иде.
Аның турында якты истәлек хәтерләрдә мәңге сакланыр!
Краснобаев Юрий Владимирович (29.06.1932 – 23.12.2023) 25 ел дәвамында ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман әзерләү һәм урман химиясе бүлеге җитәкчесе вазыйфасында эшли. Бүлек функцияләренә ТАССРда агач әзерләү һәм эшкәртүне тәэмин итү керә.