Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.  Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев һәм юридик бүлек башлыгы Татьяна Барсукова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Үзенең чыгышында Эльвира Зыятдинова Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Министрлыкта ведомствоның коррупциягә каршы программасы куйган барлык бурычлар да үтәлә. Аерым алганда, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр декларация кампаниясе үткәрелгән, керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматны 54 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 59 җитәкчесе тәкъдим иткән. Белешмәләрне тапшырганда сектор тарафыннан 113 консультация бирелгән.

«Өченче кварталда тапшырылган белешмәләргә анализ ясалды. Хокук бозулар ачыкланмады, – диде Эльвира Зыятдинова. – Министрлыкта һәм «Ышаныч телефоны» буенча эш дәвам итә. Хисап чорында коррупциячел хокук бозулар турында аноним мөрәҗәгатьләр килмәде».

Ел дәвамында Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре өчен Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник һәм ТР Коррупциягә каршы тору буенча иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр советы рәисе, «ТИПКА» ӨҺБ ФДБМУ фәнни-тикшеренү эшләре һәм төбәкләр белән элемтәләр буенча проректоры, профессор Сергей Алексеев катнашында оештыру-агарту юнәлешендәге 2 чара оештырылган.

Нияз Имамиев катнашучыларны коррупция күренешләрен киметү һәм урман законнарын бозуларны кисәтү буенча гамәлгә ашырылган чаралар белән таныштырды, Татьяна Барсукова узган елда норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International