Казан ДАУ студентлары «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалында булдылар

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

«Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү учреждениесенең урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 3 нче курс студентлары «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалында булдылар. Укучылар белән бергә экскурсиягә таксация кафедрасы доценты Сергей Глушко да китте.

Визит кысаларында «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов студентларга учреждение эшчәнлегенең юнәлешләре, производство һәм диплом алды практикасын узу мөмкинлекләре, шулай ук эшкә урнашу турында сөйләде.

«Филиал белгечләре урман комплексы өчен хезмәтләрнең тулы циклын күрсәтәләр. Шул исәптән бу – урман корылышы, кадастр, җир төзелеше, топографик һәм геодезия эшләре, – дип билгеләп үтте Айрат Йосыпов. – Безнең төп бурыч – урманны рациональ файдалануны тәэмин итү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International