Бүген Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы тарихы һәм бүгенге торышы, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеге, Лубян урман-техник көллиятендә уку шартлары турында сөйләде.
Экскурсия кысаларында укучылар белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та очрашты. Әңгәмә барышында балалар Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән бәйле кызыксындырган сорауларын бирделәр.
«Экскурсия барышында без урман хуҗалыгы турында күп яңалык белдек, – дип билгеләп үтте «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында катнашучы Илвина Насыйбуллина. – Киләчәктә мин музейга тагын бер тапкыр килергә телим».