Әлмәт урманчылыгы белгечләре «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре өчен дәрес үткәргән

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

ТР Әлмәт муниципаль районы «Иске Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында «Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?» дигән дәрестә катнашканнар. Дәресне «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ белгечләре Ирек Гыйбадуллин һәм Дамир Гарифуллин үткәргән.

Дәрес барышында Ирек Гыйбадуллин һәм Дамир Гарифуллин укучыларга Татарстан Республикасында кышлаучы кошлар турында, кошларның санын һәм төрләрен саклауның мөһимлеге, шулай ук азык сайлап алу һәм кошлар өчен җимлек әзерләү кагыйдәләре турында сөйләгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International