Лубян урман-техник көллиятендә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары узган

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техник көллиятендә укучы төркемнәрдә ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары узган. Чара ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында уздырылган.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 21 нче урман хуҗалыгы төркеме җыелма командасы яулаган, икенче урында – 31 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы, өченче урында – 32 нче икътисад төркеме.

«Лубян урман-техник көллиятендә ел саен төрле спорт ярышлары үткәрелә, – дип сөйләде көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Белем бирү эшчәнлеге белән беррәттән, без студентларны физик тәрбияләүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аерым игътибар бирәбез».

Элегрәк спартакиада кысаларында Лубян урман-техник көллиятендә мини-футбол, өстәл теннисы, баскетбол һ.б. буенча ярышлар уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International