Татарстан Республикасында «Ель» ведомствоара оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатларында урман кишәрлекләрен көчәйтелгән рәвештә патрульләштерү оештырылды. «Ель» операциясе 2023 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.