ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Утырыш барышында урман янгыннарын сүндерү планнарын төзү, урманнарны янгыннан саклау буенча комплекслы эшләр башкаруга дәүләт йөкләмәсен формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Ахырда Сергей Ковалев урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләренә 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, янгынга каршы җиһазлар һәм урман янгынын сүндерү станцияләре өчен инвентарь сатып алу һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына хисаплар бирү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International