ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Министр  https://елкажеланий.рф/ сайтындагы интерактив чыршыдан открыткалар алды, аларда Казан шәһәреннән 6 яшьлек Егор, 6 яшьлек Богдан һәм ТР Питрәч муниципаль районы Питрәч авылыннан 10 яшьлек Ильяның хыяллары турында язылган иде.

Бүген аның бу хыялы тормышка ашты. Оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева малайларга министр исеменнән бүләкләрне тапшырды һәм иң яхшы теләкләрне җиткерде.

Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Быел гаризалар 15 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр: https://елкажеланий.рф/ сайтында кабул ителгән.

Акция 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International