Алабуга урманчылыгы белгечләре Чаллы шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «ШкоЛес» һәм Тукай районының Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәргәннәр.
Дәресләр барышында алар балаларга Татарстан Республикасы урман комплексының торышы, «Чыршы» операциясе һәм кышкы чорда башкарылган эшләр турында сөйләгәннәр.
Ахырда урманчылар «ШкоЛес» һәм «Натуралист» берләшмәләре активистларын «Альтернатив чыршы» конкурсында актив катнашкан өчен мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр.