«Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Рузилә Мортазина Яңа ел видеороликларының республика конкурсында җиңүче булган

2023 елның 29 декабре, җомга

ТР юннатлары өчен яңа ел видеороликлары республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны Татарстан Республикасының яшь натуралистлар хәрәкәте оештырган.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар Яңа ел һәм экологиягә багышланган кыска видеоролик төшерергә тиеш булганнар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Иске Иштирәк гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Рузилә Мортазинага беренче урын бирелгән.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International