Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның якынлашып килүче Яңа ел белән котлавы

2023 елның 31 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстан Республикасы урман комплексы ветераннары!

Авырлыкларга карамастан, 2023 ел урман хуҗалыгы өчен нәтиҗәле булды. Уртак тырышлык белән без куелган барлык бурычларны уңышлы гына үти алдык.

2023 елда республикада 3615 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре үткәрелде, 12,8 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 34,1 миллион данә күләмендә стандарт утырту материалы үстерелде. Чираттагы тапкыр без «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының төп максатына ирештек, 100% нисбәтендә урманнарны киметү һәм үрчетү балансын тәэмин иттек.

Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычы сезоны гадәттән тыш хәлләрсез узды. Җәй эссе булса да, сыйфатлы әзерлек, янгыннарны оператив ачыклау һәм бетерү, шулай ук ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлек аркасында без профессиональ яраклылык ягыннан тикшерүне уңышлы үттек.

Урман ресурсларын саклау һәм арттыруга, аларны рациональ һәм бетермәслек итеп файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка эшләр дә башкарылды. Әйтик – саклагыч урман үстерү, федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урманнарның уңай санитар һәм урман патологиясе торышын тәэмин итү. Цифрлы трансформация кысаларында Татарстан Республикасының урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасында мәгълүматларны эшләп бетерү һәм төзәтү эшләре алып барыла, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы кертелә.

2024 елда безнең алда урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен камилләштерү, тармак белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту бурычлары тора.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Газиз республикабызның «яшел» байлыгын саклап калу өчен башкарган эшләрегез өчен һәркайсыгызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең профессионализм, теләсә нинди шартларда эшли алу сәләте һәм, иң мөһиме, үз эшегезгә тугрылык – бөтен урман тармагы үсешенең нигезе.

Урман хуҗалыгы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез – яшь буын өчен үрнәк, сезнең белемегез, тәҗрибәгез һәм зирәклегегез бик кыйммәтле.

2024 елда һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, иминлек һәм уңышлар телим!

 

ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International